Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылачак.   

Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар «Агросила «Челны-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашачак.

«Чаллы-МПК» – тавык итен эшкәртү буенча яңа комплекс, аны Идел буенда алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе – «Агросила» холдингы гамәлгә кертә.  

Аннары Рөстәм Миңнехановка берничә шәһәр проектын тәкъдир итәчәкләр, алар Чаллыда алдан социаль-икътисадый үсә баручы территория һәм «5 төзекләндерү адымы» программасы (шәһәр тирәлеген төзекләндерүнең илкүләм проекты) кысаларында гамәлгә ашырылырга мөмкин. 

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының «Кориб» компанияләр төркеме (Чаллы) предприятиеләрендә булуы планлаштырыла. Компания йөк ташу техникасын реализацияләү, аларга хезмәт күрсәтү һәм капремонт ясау белән шөгыльләнә, «КАМАЗ» ГАҖнең автоматлаштырган сервис үзәге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International