Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-МПК» комплексы ачылышында: Бу кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган 3 млрд. сумлык эре инвестицион проект

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агросила «Чаллы-МПК» (Чаллы) җитештерү комплексын ачуда катнашты. 

«Чаллы-МПК» – тавык итен эшкәртү буенча яңа комплекс, аны Идел буенда алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе – «Агросила» холдингы гамәлгә кертә. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңа җитештерү куәтләрен карап чыктылар, цехлардагы заманча эшкәртү җайланмаларына бәя бирделәр.

«Безне бу инвестицион проект гаҗәпләндерде. Бу кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган 3 млрд. сумлык эре инвестицион проект, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантансындагы чыгышында. – Иң мөһиме – бу тәүлегенә 144 тонна тавык итен тирәнтен эшкәртерлек заманча  предприятие».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук предприятиенең ярымфабрикатлар әзерләү буенча инновацион автомат линияләре белән җиһазландырылуын да югары бәяләде. 

«Бөтен технологик процесс автоматлаштырылган, – диде ул. – 300дән артык атамада продукция җитештерелә. Предприятие иң заманча дөнья стандартларына җавап бирә. Төзелеш башлар алдыннан без җитештерү процессына иң югары таләпләр куючы Европа экспертларын чакырдык. Һәм, әлбәттә, җитештерү культурасы да бик мөһим. Без биналарны ремонтлауны да һәм хәтта хезмәткәрләр өчен махсус кием формасын да бәяләдек – бөтенесе шулкадәр уйланган ки, болар бар да компаниянең конкуренциягә чыдамлыгын тәэмин итәчәк».

Татарстан Президенты шулай ук моның белән генә процесс тәмамланмас,  дип ышаныч белдерде, бүген бит комплексның беренче этабы гына ачыла.

Предприятиедә эш урыннары булдырылган, бу безнең гражданнарның керемнәрен һәм салым базабызны тәэмин итә, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген сатып алучыларның бары тик югары сыйфатлы илебез продукциясен сайлап алу мөмкинлеге булу бик мөһим, шул исәптән хәләл продукцияне дә.

«Бу безнең алда теләсә кайсы базарны да ача, минем инвесторларга һәм партнерларыбызга бу эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук предприятие җитәкчелегенең һәм персоналының профессионализмын да билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, «Агросила «Чаллы-МПК» җитештерү комплексы – республика дәрәҗәсендәге генә түгел, бөтен Россия дәрәҗәсендәге эре проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International