Рөстәм Миңнеханов Пакистан тукучыларына Татарстанда производство ачарга тәкъдим итте

2017 елның 18 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лахор шәһәрендә Пакистанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. 

Башта Пакистан туку фабрикаларының гомуми ассоциациясе (АРТМА) җитәкчелеге белән очрашты. Ассоциация башлыгы Аамир Фаяз Шәех Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, илдә 400 фабрика эшли, алар эрләгән җеп, боялган тукымалар, киемнең төрле элементларын җитештерә. Әлеге продукция Пакистан экспортының 60 % тәшкил итә. 

Аамир Фаяз Шәех сүзләренчә, Пакистан тукымалары Россия базарында аз тәкъдим ителә. "Без Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә дә товар импортын арттыру яклы", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов тукымалар җитештерүне һәм җиңел сәнәгать товарлары линияләрен Татарстан территориясендә ачуны тәкъдим итте. "Әлеге юнәлешнең мөмкинлекләре зур. Россия җитештерүчесе статусын алгач, сез базар таләпләренә тиз җавап бирә алачаксыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Лахор Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән дә очрашты. Яклар уртак бизнес элемтәләргә ярдәм итү турында сөйләштеләр. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе башлыгы Шамил Агеевка ул Пакистан хезмәттәшләре белән төрле чараларны бергә уздыру планын төзергә йөкләде: күргәзмәләр, форумнар һәм башкалар. 

Аннары Пенҗаб провинциясенең Хәләл продукциясе ассоциациясе башлыгы белән очрашу булды. Татарстан Президенты белгечләрне Казанга "Россия - Ислам дөньясы: «KazanSummit» икътисадый форумына чакырды. Анда "хәләл" темасына аеруча игътибар бирелә. 

Ә Пенҗаб Банкы җитәкчелеге белән очрашуда ислам банкингын үстерү турында сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International