Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе киңәшмәсендә: Татарстан – техноген йөкләнеше югары дәрәҗәдә булган алга киткән сәнәгать төбәге

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан – техноген йөкләнеше югары дәрәҗәдә булган алга киткән сәнәгать төбәге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның 2016 елда сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү йомгаклары һәм 2017 елга бурычлары турында» киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. 

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Казанга киңәшмәдә катнашу өчен шулай ук күрше төбәкләрнең – Чуаш Республикасының һәм Марий Эл Республикасының барлык төп күзәтчелектәге предприятиеләре вәкилләре дә килгән иде.

Киңәшмә эшендә  Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, башка рәсми затлар катнашты.

Төп нотык белән Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров чыгыш ясады.

Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, Идел буе җитештерү объектларының иң куркынычларыннан берсенә – «Казан дәүләт казна порох заводы» ФКПнә  Ростехнадзорның кисәтүләре бик күп.

«Казан дәүләт казна порох заводы» дәүләт предприятиесендә былтыр өч авария булды», – диде Борис Петров.

«Соңгы биш елда 137 тикшерү уздырылды, 2125 таләпләрне бозу ачыкланды, һәм шуларның 2000е бетерелде. Моннан тыш, 2016 елның октябрендә  Ростехнадзорның үзәк аппараты тарафыннан сәнәгать иминлеге торышына планлы күчмә тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында 163 таләпләрне бозу ачыкланды, 133е бетерелде», – диде «Казан дәүләт казна порох заводы» дәүләт предприятиесе генераль директоры Хәлил Гыйниятов.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «завод бик иске, һәм мондый хәлләрне бетерү өчен бик күп эшләр башкарырга кирәк». Аның фикеренчә, иминлек чараларын күрүне тәэмин итү бик катлаулы. «Без заводка 228 ел икәнне беләбез. Күп цехлар патша заманындагы Россиядән калган технологияләр буенча эшли. Әмма предприятиенең эше илнең оборона сәләтенә бәйле, һәм  без сезнең кисәтүләрне искә алабыз, шул исәптән безнең адреска да, әмма мин шуны беләм, без бу директорны югалтсак, порох заводының да язмышы кыл өстендә булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшәмә барышында сәнәгать һәм энергетика иминлеге өлкәсендә җайга салуның актуаль мәсьәләләре турында; контрольнең яңа ысулларын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.

Бүгенгә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очраклары, бигрәк тә кешеләр һәлак булуларга бәйле очраклар – Ростехнадзорның Идел буе идарәсе контролендәге куркыныч җитештерү объектларында (аерым алганда, «ТАИФ» ААҖдә, «Казан дәүләт казна порох заводы» ФКПдә, Чабаксар ГЭСта).

Киңәшмә кысаларында җитештерү контроленең төгәл структуралаштырылган сәясәте буенча эшләрне оештыру мәсьәләләре; электр энергетикасы системаларының һәм объектларының ышанычлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре; магистраль торбаүткәргеч транспорты объектларының саклау зоналарын оештыру һәм үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәдәге чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел йомгакларын ясау һәм яңа бурычлар кую күркәм гадәткә әверелде. Ул шулай ук искәрткәнчә, бүген Татарстан – техноген йөкләнеше югары дәрәҗәдә булган алга киткән сәнәгать төбәге. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында җыелма төбәк продукты күләме буенча 1 трлн. 944 млрд. сум күләм белән 6 нчы урында тора һәм үсеш 102,5%.   

«Без масштаблы проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез, бигрәк тә нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм энергетика тармакларында».

Рөстәм Миңнеханов барлык предприятиеләр җитәкчеләре игътибарын нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе объектларында бәхетсезлек очраклары саны артуга юнәлдерде. Төп сәбәпләр елдан ел кабатлана, диде ул. Бу – сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәүне тиешенчә тикшереп тормау, эшләр җитештерүне оештыруның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, персоналның эшләр алып бару регламентлары кагыйдәләрен үтәмәүләре.

Аның сүзләренчә, еш кына Ростехнадзор инспекторлары тикшереп торуы көндәлек контрольдән нәтиҗәлерәк була.

Хисап елында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе барлык куелган бурычларны үтәде, диде аннары Рөстәм Миңнеханов. 

Ул коллективка – башкарган эшләре өчен, шулай ук Ростехнадзор җитәкчелегенә предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнары белән уртак хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.    

Киңәшмә азагында тармакның тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин бүләкләүләр тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International