Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында, югары үткәрешле технологияләрне кулланып, энергетика өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында билгеле булды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яңа юнәлеш турында «Наука и инновации» һәм «Русский сверхпроводник» компанияләре ("Росатом" ДК составына керә) директоры Виктор Панцырный сөйләде. Югары үткәрешле технологияләрне куллау өлкәләре киң - электр энергетикасы, транспорт, медицина, оборона сәнәгате, металлургия һәм башкалар. Югары үткәрешле кабель 20 югары көчәнешле кабельне алыштыра ала, бу бигрәк тә шәһәр һәм заводлар шартларында мөһим. 300 мВт ток үткәреп була. Шулай ук подстанцияләрдә ихтыяҗ юкка чыга, шәһәрләрдә саклау зоналары мәсьәләсе хәл ителә. 

"Росатом" ДК белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлеккә юнәлешләр арасында Виктор Панцырный нефть, газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләрендә югары үткәрешле технологияләрне атады. 

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексында әлеге технологияне куллану мөмкинлеген "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, нефть эшкәртү заводында кирәк булган һәрнәрсә бар - азот, криоген булдыру җайланмасы, мегаваттлы двигатель. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть», «ТАИФ», «Татэнерго» катнашында бу юнәлештә хезмттәшлекне үстерү өчен эш төркемен булдырырга йөкләде. 

Утырышта шулай ук  Heurtey Petrochem компаниясе тәкъдиме дә каралды. Licensing & Equipments, Axens вице-президенты Кристиан Дюпра хәбәр иткәнчә, компаниянең Татарстан белән хезмттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Ул НЭЗ авыр калдыкларын тирән эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО» компанияләренә әлеге юнәлештә эшләргә йөкләде. 

«Инвестсервис» ҖЧҖ директоры Александр Пликус Новочеркасск нефть машина төзелеше заводы мөмкинлекләре турында хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов предприятиегә тендерларда катнашырга тәкъдим итте, әйтик, «ТАИФ», «ТАНЕКО» компанияләре тендерларында. 

«Диджитал Лоялти Систем» ҖЧҖ директоры Инсаф Хәйруллин универсаль түләү системалары турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International