Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында катнаша

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында катнаша. 

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин уздыра. 

Депутатлар 32 мәсьәләне карарга тиеш, шул исәптән федераль закон проектлары һәм республика закон проектлары. 

Төп мәсьәлә - 2016 елда республика башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә нәтиҗәләр турындагы доклад, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итә. 

Депутатлар шулай ук 2016 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм баланың законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә эшчәнлек турында докладны тыңлыйлар. 

Беренче укылышка берничәк закон проекты әзерләнгән, алар ТР Сайлау һәм Экологоия кодексларына үзгәрешләр кертәләр. Шулай ук җирле үзидарә турында, алкоголь продукция әйләнешен җайга салу турында, урманнан файдалану турында, физик культура һәм спорт турында һәм башка Татарстан законнарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Икенче укылышта депутатлар "ТР Иҗтимагый палатасы турында", "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында" ТР законына үзгәрешләр кертү турында" законнарын карарга исәплиләр. 

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International