“ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар VIII конкурсында экологиягә төп басым ясалачак

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Россиядә традицион еллык “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башланачак. Быел ул сигезенче тапкыр узачак, һәм оештыручылар аның шартларына кайбер үзгәртүләр кертергә булдылар.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтелде.

“Грант ярдәме гадәттә 25 млн сум күләмендә иде, быел ул 30 млн сумга кадәр арттырылды”, - дип хәбәр итте Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Оештыручылар сюрприз да әзерләгән: конкурска йомгак ясау көнендә, сентябрьдә, Казанда Александров исемендәге ансамбль чыгышы булачак. “ЛУКОЙЛ” ГАҖ ансамбль фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, РФ Оборона министрлыгы белән танылган ансамбльне яңадан булдыру  турында килешү төзегән иде. Процесс уңышлы бара. Нефтьчеләр көнендә Татарстан башкаласында Россия армиясенең җыр һәм бию ансамбле чыгышы булачак.

Экология елында конкурста катнашучыларның өстенлекләре алышыначак, дип көтелә, гаризаларның күпчелеге экология һәм экология өлкәсендәге проектларга багышланачак.  Бу хакта “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов сөйләде.

“Конкурс беренче чиратта татарстанлылар үзләре тәкъдим иткән бик күп социаль һәм мәдәни проектларны тормышка ашыруны күздә тота. Ул шулай ук республикада яшәүче кешеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

“Конкурс ярдәмендә территорияләр төзекләндерелә, халык һөнәрчелеге яңартыла, һәйкәлләр куела, экологик чаралар уздырыла”, - дип билгеләде Игорь Бекетов.

“Бу проектлар – бушка ату түгел. Без конкурста катнашучылар белән дус яшибез һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә тырышабыз”, - дип өстәде “РИТЭК” АҖ генераль директоры урынбасары Михаил Лаврухин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International