Татарстанга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килә

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Иртәгә, 2017 елның 22 мартында, Татарстан Республикасына Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килә.

Казанда Михаил Бабич Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комиссия утырышын уздырачак.

Утырышта “Яңа проектларны уздыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерциячел булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева, “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация” АҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Александр Браверман, “Россия таянычы” гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин катнашачак.

Шул ук көнне Михаил Бабич дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итүче күп функцияле үзәкләрнең берсендә һәм “Зарница” җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖтә булачак, шулай ук ишек алды территорияләрен төзекләндерү буенча инициативалы проектлар белән танышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International