Рөстәм Миңнеханов «Корпорация «МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корпорация «МСП» АҖ генераль директоры Александр Браверман белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман кече һәм урта бизнес үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр, эшкуарларга финанс ярдәм, административ киртәләрне бетерү, башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International