ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда 2017 елның гыйнвар-февраль айларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем бәясе 24,9 млрд. сум тәшкил итте

2017 елның 24 марты, җомга

2017 елның гыйнвар-февраль айларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең финанс-икътисадый нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, АСК продукциясенең тулаем бәясе бу елның ике аенда 24.9 млрд. сум тәшкил итте, җитештерү индексы - 101,6 %, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча - 102,5 %.

Ике айда акчалата керем 13 млрд. сум, 11 % ка арткан. Аерым алганда, сөт - 4,5 млрд. сум, терлек һәм тавык ите буенча - 5,4 млрд. сум, йомырка сатудан - 700 млн. сум. 

Сөт, эре мөгезле терлек һәм кош итенә бәяләр арту 1 млрд. сумга артык керем тәэмин итте. 

"Билгеләп үтәм, якындагы арада сатып алу бәяләре кимиячәк, март аенда ук республикада сөтнең уртача бәясе бер килограмга 26 сум тәшкил итәчәк, бу гыйнвар-февраль айларына караганда бер сумга кимрәк", - диде министр.

Бөгелмә, Әтнә, Мамадыш, Саба районнарында кыйбатрак бәяләр теркәлгән, иң ким бәя - Арча, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында.

 130 сумнан 140 сумга кадәр 1 кг. эре мөгезле терлек ите өчен Зәй, Баулы, Нурлатта түләргә әзерләр. Әгерҗе, Биектау, Чүпрәле районнарында 30-40 % ка кимрәк.Терлекчелектән иң күп керем Тукай (142 млн. сум), Зеленодольск (118 млн.), Әтнә (108 млн.), Кукмара (97 млн.), Зәй (74 млн.) районнарда теркәлгән. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, нәтиҗәле эш, югары хезмәт хакы түләнсә, була. Тукай, Зеленодольск, Питрәч, Зәй, Әтнә районнарында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәте югарырак бәяләнә. Кама тамагы, Югары Ослан, Спас, Минзәлә, Чистай, Мөслим, Әгерҗе районнарында бу күрсәткеч ким. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International