Казанның “Экипаж” командасы Россия Оборона министрлыгы КВН кубогына ярышларда финалга чыкты

2017 елның 25 марты, шимбә

Казан хәрби командирлар училищесеның “Экипаж” командасы Росси Оборона министрлыгының КВН кубогына ярышларда финалга чыкты, сайлау туры бүген Казанда “Пирамида” комплексында узды. Уенга Мәскәү, Калининград, Смоленск һәм Сызрань шәһәрләреннән килделәр.

Ярымфиналны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ачты.

Уенда барлыгы 31 команда катнаша. Ярымфиналда җиңүчеләр 20 майда Мәскәүдә төп кубокны уйнатуда катнашачаклар.

“Бүген һәркем армия хезмәтенең нинди икәнен күрде, безнең курсантларны белде, алар Ватанны саклый беләләр, яхшы укыйлар, офицер булырга әзерләнәләр. Аларның башка тормышлары да бар: юмор аларга көндәлек авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, чөнки КВН безнең өчен – бик кирәкле эш”, - дип билгеләде Росси Оборона министрлыгының Мәдәният идарәсе мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер.

Уенның темасы: без сүзендә – йөз мең мин бар. Барлык командалар да өч конкурс уйнадылар: гадәттәге “Сәламләү”, капитаннар конкурсы “Триатлон” һәм музыкаль өй эше. Өч сәгать дәвамында “хәрби булмаган тамашачылар” залдагы тәртипкә сокланып утырдылар. Кунакларның күпчелеге хәрбиләр һәм курсантлар булуы сизелә иде.

Россия Кораллы көчләренең Мәскәү хәрби институты, Калининград Хәрби-диңгез академиясе, Сызрань Хәрби-һава академиясе, Смоленск Хәрби академия, Казан хәрби командирлар училищесе курсантлары армия тормышы, офицер гаиләләренең көндәлек тормышы, яшь беренче курслар турында кызыклы номерлар күрсәттеләр.

Казанның “Экипаж” командасы Смоленск һәм Калининградтан килгән  кунакларны шаярттылар: хәрби диңгезче һәм очучылар турында “тере картина-каррикатуралар” булдырганнар, шуның белән  алар финалга чыктылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International