Илдар Халиков Оренбургта Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Оренбургта булды. Хөкүмәт башлыгы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.  Чарада катнашучылар криминаль һәм “яшерен” икътисад белән көрәштә федераль һәм төбәк хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлек чаралары турында фикер алыштылар.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич ачты. “Идел буе федераль округында икътисади потенциал бик зур. 2016 елда гына да төп капиталга инвестицияләр суммасы округ төбәкләрендә 2,4 трлн сум тәшкил итте. “Яшерен” икътисад Идел буе федераль округ төбәкләре үсешенә зур зыян китерә”, - дип ассызыклады ул.

Михаил Бабич билгеләгәнчә, округ төбәкләренең законсыз икътисади эшчәнлектән зыяннары 27 млрд сум тәшкил иткән. Экспертлар бәяләве буенча узган ел Идел буе федераль округында 3,5 млн кеше икътисадның формаль булмаган секторында эшчәнлек алып барган. Бу кешеләр салым системасыннан чыгарылды, дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, округта законсыз юл белән алынган табышларын легальләштерү өчен “бер көнлек фирмалар” киң таралаган. Моннан тыш, законсыз банк эшчәнлеге алып барыла, “яшерен” инкассация таралган.

Алга таба Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг доклад ясады.

Утырышта шулай ук ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Идел буе федераль  округы төбәкләре җитәкчеләре, федераль министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, Идел буе федераль округы төбәкләре баш федераль инспекторлары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International