Рөстәм Миңнеханов Turkuaz Textile генераль директоры Атилла Шөкрү Зәйбәкҗи җитәкчелегендәге Төркия делегациясе вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры Атилла Шөкрү Зәйбәкҗи җитәкчелегендәге Төркия делегациясе вәкилләре белән фикер алышты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

Яклар Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекнең башка мәсьәләләренә дә кагылдылар.    

Искәртәбез, Төркия – сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстанның әйдәүче партнерларыннан берсе. Татарстанда Төркия предприятиеләре уңышлы эшләп килә. Энергетика, машина төзелеше, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә берничә уртак яңа проект эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International