Рөстәм Миңнеханов «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ генераль директоры Рой Алан Корниш белән очрашты

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ җитәкчелеге белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

«Пивоварня Москва-Эфес» компаниясе ягыннан очрашуда генераль директоры Рой Алан Корниш, корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директор Вадим Боцан-Харченко, корпоратив мөнәсәбәтләр буенча региональ директор (Казан) Станислав Аверьянов катнаштылар.

Очрашуда компания продукциясен җитештерү, төбәк базарында сатулар күләме, сәүдә челтәрләре белән компания арасындагы багланышлар мәсьәләләре турында сүз барды. Ассызыкланганча, компания эшчәнлеге социаль җаваплылылк, сыйфат, экология, хезмәтне сакалу өлкәсендә корпоратив сәясәт кысаларында алып барыла. 

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International