Илдар Халиков Төркиянең “Гемонт” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 31 марты, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Гемонт” ҖЧҖ (Төркия) генераль директоры Мөхеттин Акташ белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе  Назил Насыйбуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан  Республикасы өчен Төркия стратегик партнер булып тора, дип билгеләде. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн. доллардан артты.

“Төркия җитештерүчеләре безнең республикага ышаналар һәм монда үзләренең көчләрен туплыйлар. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә “Кастамону”, “Шишеджам”, “Хаят Кимья”, “Джошкуноз”, “Колуман”, “Аутомотив Гласс Альянс Рус”, “Тирсан” кебек компанияләр эшли. Без даими рәвештә Төркия инвесторлары белән сөйләшүләр алып барабыз”, - диде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков ассызыклаганча, “Гемонт” компаниясе Татарстанда үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул Акташ әфәндегә “ТАИФ-НК” АҖ белән хезмәттәшлеге һәм Түбән Камада зур күләмдә сыйфатлы итеп башкарылган төзелеш-монтаж эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Илдар Халиков һәм Мөхеттин Акташ алга таба да хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International