Рөстәм Миңнеханов Алтай крае делегациясе белән очрашты

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры Николай Чиняков җитәкчелегендәге Алтай крае делегациясе белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.

Әңгәмә барышында яклар киләчәктә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, икътисад, АСК, спорт һәм туризм өлкәсендәге үзара багланышлар турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International