Рөстәм Миңнеханов FINA президенты Хулио Маглионе һәм FINA башкарма директоры Корнел Маркулеску белән очрашты

2017 елның 31 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе президенты (FINA) Хулио Маглионе һәм FINA башкарма директоры Корнел Маркулеску белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Очрашуда катнашучылар су спорт төрләре үсеше турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек адымнарын билгеләделәр.

Искәртәбез, Хулио Маглионе һәм Корнел Маркулеску Казанга суга сикерү буенча FINA бөтендөнья сериясе этабын ачу өчен килгәннәр. FINA карамагындагы бу чара Су спорт төрләре сараенда (Казан) 2017 елның 31 гыйнварыннан 2 апреленә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International