Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда VII Инвестицион форумда катнашачак

2017 елның 1 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде, ул Дубайда VII Инвестицион форумда катнашачак. Иртәгә БГӘ эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның форум пленар утырышында чыгыш ясавы көтелә.

Шулай ук планнарда БГӘ икътисад министры һәм Дубай Ислам икътисады үсеше үзәге рәисе Солтан Әл-Мансури белән очрашуы бар. Аннан Татарстан Президенты инвестицион форумны оештыручылар, Дубай Ислам банкы җитәкчелеге һәм «Strategic Marketing & Exhibitions» компаниясе вәкилләре белән очрашырга планлаштыра.

Татарстан Республикасы делегациясе "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмщттщшлек" бизнес-форумында катнаша. 

Татарстан республикасы делегациясе составында ТР Инвестицион үсеш агентылыг җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТРның Дубайда сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, "Ак барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак барс" ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, "А.М.Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖ генераль директоры Ренат Мисхәтов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры һәм башкалар бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International