Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмире белән очрашты һәм VII Eллык инвестицион форум ачылышында катнашты

2017 елның 2 апреле, якшәмбе

Бүген Дубайда (БГӘ) VII Eллык инвестицион форум ачылды (Annual Investment Meeting (AIM) 2017). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашты, «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» темасына багышланган пленар утырышта чыгыш ясады һәм Форумны ачу тантанасында катнашты.
Дубай Әмире, БГӘ Премьер-министры һәм БГӘ Вице-президенты Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашуда күрсәтелгән хөрмәт һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Гарәп инвесторларын Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә чакырды. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мөхәммәд ибн Рашид Әл Мәктүм бүген Рөстәм Миңнеханов белән ике мәртәбә очрашты. Дубай Әмире Инвестицион  форум күргәзмәсен караганда Татарстан Республикасы тәкъдим иткән  экспозициягә махсус килде.
Пленар утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы – төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча    Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе.
«Республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру җәлеп ителүче инвестицияләргә турыдан-туры бәйле. Соңгы берничә ел эчендә Татарстан инвестицияләү өчен иң кулай төбәкләрдән санала. Россиядә үз капиталын урнаштырып, чит ил компаниясе үзе белән яңа технологияләр, җитештерүне оештыруның яңа алымнарын алып килә», - диде ул.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов шунда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Мәсәлән, аларны: «greenfield» инвестицияләре Татарстан өчен башка инвестицияләр белән чагышытрганда файдалыракмы? – дигән сорау кызыксындырды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча: «Бүген Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион инфраструктура объектлары арасында асылда «greenfield» мәйданчыклары өстенлек итә. Мәйданчыкларны без җирле икътисадка ярдәм буларак һәм яңа эш урыннары булдыру өчен сайлап алабыз. Беренче чиратта чит ил инвестицияләре шунда җәлеп ителә.    
Моннан тыш, дискуссия барышында Татарстан Республикасы Президенты  кеше капиталын үстерүгә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә кагылышлы сорауларга да җавап бирде. 
Аннары Форумда катнашучылар дөньяның 120 иленнән тәкъдим ителгән күргәзмә экспозицияләр белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International