Дубайда "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды

2017 елның 2 апреле, якшәмбе

Бүген Дубайда VII Eллык инвестицион форум кысаларында "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 

"Татарстан делегациясе исеменнән әмирлекләр бизнесы вәкилләрен, республика белән элемтәләрне үстерергә теләгән һәм әлеге залда җыелган барча кешене сәламлим. Дубайдагы Инвестицион форумны оештыручыларына әлеге очрашуны уздыру мөмкинлеген тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Әмирлекләр бизнесын республикабыз җәлеп итәргә тели. Үзара файдалы элемтәләрне киңәйтергә һәм кирәк булган ярдәмне тәэмин итәргә без әзер". 

Татарстан Президенты кыскача республика һәм аның сәнәгате, икътисады турында хәбәр итте. 

"Республика Россиядә партнерлык (ислам) банкингын гамәлгә кертү буенча пилот төбәк. Бу өлкәдә БГӘ белән Татарстан арасында хезмттәшлек өчен мөмкинлекләр бар", - дип искәртте Татарстан Президенты һәм форумда катнашучыларны Татарстан белән хезмәттәшлек итәршгә чакырды. 

Форумда шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ясады. Форумда шулай ук алгарышлы үсеш территориясе Чаллы турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International