Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург метросындагы терактка бәйле рәвештә, сәнәгать һәм транспорт объектларының, кешеләр күпләп була торган урыннарның сакланышын көчәйтергә кушты

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 3 апреле көнне Санкт-Петербург метрополитенындагы терактка бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына, хокук саклау органнары белән бергәләп, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасы объектларын, кешеләр күпләп була торган урыннарны саклауны көчәйтүгә, шулай ук халыкның сизгерлек күрсәтүен арттыруга юнәлгән кирәкле чараларны күрергә йөкләмә бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International