Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын карап чыкты

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын карап чыкты. 

Беренче каралган объект Зур Кызыл урамдагы "1840 елгы торак йорт" - республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булды. 

Әлеге ике катлы бинаны инвестор - "Белый медведь" ҖЧҖ заказы буенча торгызыла. Тарихи-архитектур тикшеренү үткәрү, архив материалларын табып, бинаны төгәл итеп реконструкцияләргә ярдәм итте. Рөстәм Миңнеханов бинаны карады, тергезү эшләре белән танышты, эчке бүлмәләрендә булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм реставрация проектының фәнни җитәкчесе Фәридә Зәбирова аңлатмалар биреп бардылар. 

1840 елда бу бинаны атаклы архитектор Фома Петонди проектлаган. Бина төп йорт, флигель һәм ишек алды төзелмәләреннән тора. 2005 елда әлеге йорт ишелгән. 2013-2016 елларда юкка чыккан объектны проектлау һәм тергезү эше алып барыла. 

Татарстан Президентына шулай ук Зур Кызыл урам, 10 бинасы янында 8,6,4 номерлы флигельләр торганы турында хәбәр иттеләр, алар да, кызганычка каршы, сакланмаган. Әмма тулы архив материаллар бар - генплан, биналар проектлары. Инвесторлар әлеге биналарны да тергезергә тәкъдим итәләр. Казан Богородица Соборына әлеге флигельләрнең якынлыгы аеруча әһәмияткә ия. 

Шуннан Рәхмәтуллин - Кави Нәҗми - Профсоюзлар - Муса Җәлил урамнары киселешендәге объектлар комплексын карадылар. Тарихи кварталр территориясендә федераль дәрәҗәдәге бина урнашкан - анда 1873 елда туган һәм анда яшәгән Николай Бауман. Шулай ук республика мирасы объекты "Пискунов йорты, 1841", федераль мирас объекты "Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы" (18 гасыр) бар. Бүгенге көнгә бөтен биналар да авария хәлендә. Кичектергесез ремонт эшләрен таләп итәләр. Тикшерү биналар нигезләрендә куркыныч китерерлек зыян барлыгын ачыклады. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул бу объектларны инде дүртенче кат карый. Әлеге объектлар буенча карар кылынмаган, шул исәптән бирегә ТР Милли китапканәсе комплексын да урнаштырып булмады. 

Шулай да Татарстан Президенты сүзләренчә, биналарны тулысынча җимерелүен көтмичә, тергезү эшләре турында карар кылырга кирәк. Аның фикеренчә, реставрация эшләре зур күләмдә фнинанслар таләп итә. Әлегә бер инвестор да проектка алынмады. 

Комплексны саклап калу зарури, ул Казан өчен тарихи әһәмияткә ия, аның тарихын һәм архитектурасын чагылдыра, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул "Ак Барс Девелопмент" компаниясенә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә әлеге кварталны торак йортлар һәм офисларга яраклаштыру вариантын өйрәнергә йөкләде. 

Аннан Волков ур., 71 адресында административ бина төзелешен карадылар. Объектның генераль подрядчысы - «Желдорипотека» ЯАҖ. 5 катлы бина һәм җир асты парковкасын төзү каралган. 

Рөстәм Миңнеханов проект белән танышты һәм проектның финанслау өчен төзүчедәр акчалары җитәрлекме дип сорады. Гомумән проект хупланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International