Алексей Песошин “Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге” ассоциациясенең еллык отчет-сайлау җыелышында катнашты

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Төзелеш комплексы Татарстан Республикасы икътисадының иң мөһим секторларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге” ассоциациясенең VIII нче еллык отчет-сайлау җыелышында хәбәр итте.

Бу чара бүген Казанда, “Корстон” комплексы мәйданчыгында узды, анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Төп докладны Ассоциациянең президенты Рим Халитов ясады. Ул, аерым алганда, төбәктә сәнәгать төзелеше актив үсә, “ТАНЕКО” комплексында эш дәвам итә, “Алабуга” МИЗда яңа объектлар булдырыла, гомумән республикада яңа сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә, дип билгеләде.

Алексей Песошин белдергәнчә, “Татарстан Республикасы төзүчеләре берлеге” Россиянең иң зур үзкөйләнелүче оешмалар исәбенә керә, ул меңнән артык төзелеш оешмаларын берләштерә.

“Хәзерге вакытта Татарстанның төзелеш тармагы алдында мөһим бурычлар тора, - диде Алексей Песошин. - Алар арасында  - тармакның нәтиҗәлелеген һәм конкурентлыкка сәләтлелеген күтәрү, инновацион технологияләрне актив куллану, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, һөнәри белем бирүне үстерү. Бу бурычларны үтәү өчен белгечләрнең һөнәри әзерлекле булуы актуаль. Әзерлекле кадрлар - республиканың байлыгы ул”.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республикада хезмәт саклау нормаларын, куркынычсызлык техникасын саклауга бик җитди игътибар бирелә.

РФ шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, “ТР төзүчеләр берлеге” компанияләрнең эшчәнлеген даими күзәтеп тора. Бу уңай нәтиҗәләр бирә.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан төзүчеләре алга таба да республика үсешенә ярдәм итәчәк проектларны актив башкарырлар, дигән ышаныч белдерде.

Бу чара кысаларында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Алексей Песошин төзелеш тармагы вәкилләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International