Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр губернаторлары – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу эшлекле иртәнге аш форматында узды.

Очрашуда катнашучылар илнең инновацион төбәкләрен киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә Башкортостан, Мордовия, Татарстан, Красноярск крае, Алтай крае, Пермь крае, Иркутск өлкәсе, Калуга өлкәсе, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск өлкәләре керә, барлыгы 14 субъект. Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе.  

Очрашуда сүз Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да барды, шул исәптән икътисадны нәтиҗәле үстерү, инновацион продукция өлешен арттыру, гражданнарның томыш дәрәҗәсен яхшырту һәм башкалар.  

Төгәлрәк - http://i-regions.org/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International