Казанга Россия вице-премьеры Александр Хлопонин килде

6 апрель 2017 ел., пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин бүген Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин каршы алды.

Иртәгә, 2017 елның 7 апрелендә, Александр Хлопонин Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коллегиясе утырышында катнашачак. Бу чара барышында ведомствоның 2016 елдагы эшчәнлегенә бәя биреләчәк, шулай ук агымдагы елдагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International