Рөстәм Миңнеханов: Язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру техника әзерлегенә, тармак хезмәткәрләрен кызыксындыруга бәйле

2017 елның 8 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре берничә көннән башланачак һәм чәчү мәйданнары 2,9 млн. га килеш сакланып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов быелгы уңыш нигезе – орлыклар торышы турында сөйләде. 

Ул искәрткәнчә, чәчүлекләрнең яртысыннан артыгы (55%) бөртеклеләргә бирелә. Республикада төрле селекцион үзәкләрнең 84 сорт бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары районлаштырылган.

Язгы орлыкларга ихтыяҗ 345 мең тонна булган килеш, складларда һәм орлык заводларында 386 мең тонна орлык бар, бу – ихтыяҗдан 112%.

Министрның беренче урынбасары ассызыклаганча, кайбер авыл хуҗалыгы берәмлекләренең позициясе аңлашылмый (Зеленодольск, Югары Ослан, Мөслим, Чирмешән һәм башка районнар), аларда язгы чәчү өчен массакүләм репродукцияләр орлыклары өлеше 35 проценттан 18%ка кадәр генә, ә  элиталы орлыклар – 10%тан да ким.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруза орлыгын республика тулысынча сатып ала. Республикага 7,3 мең тонна орлык кертелә. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары шәхси хуҗалыкларда чәчүлек бәрәңге белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. 

Николай Титов, районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, халыкны сыйфатлы чәчүлек бәрәңге белән тәэмин итү буенча эш алып барырга өндәде.  

Техниканы язгы чәчү эшләренә әзерләү турында сөйләгәндә, ул хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы берәмлекләре язгы чәчү эшләренә яхшы әзерләнгән.  Техниканы ремонтлау асылда тәмамланган.

Николай Титов белдергәнчә, 600ләп трактор һәм 50ләп чәчкеч комплекс (620 берәмлектән) ремонтта әле.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру хуҗалыкларның әзрелегенә, әзерләнгән һәм тикшерелгән техникага, тармак хезмәткәрләрен кызыксындыруга бәйле. Бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кирәк, диде ул, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, язгы чәчү эшләрен сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International