Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларында эш сәфәрендә

2017 елның 9 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына (АКШ) эш визиты белән килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика махсус икътисадый зоналары һәм предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.

Татарстан делегациясе вәкилләре Калифорния губернаторы Джерри Браун офисында булдылар, анда штатның җитәкчелеге һәм  бизнесдаирәләре вәкилләре белән очраштылар. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, инвестицияләр һәм мәгариф өлкәсенд хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды. 

Шулай ук Татарстан вәкилләре Калифорниянең медицина инфраструктурасы, бизнес-инкубаторлар, инжиниринг үзәкләре, фәнни-белем бирү оешмаларының тәҗрибәсе белән танышты.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасы һәм Калифорния штаты арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International