Татарстанда 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017 елда гомуми кулланыштагы автомобиль юлларында зур йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләүне кертүгә багышланган брифинг узды.

Брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдерахманов, “Волга-Вятскуправтодор” башлыгы Илдар Минһаҗев һәм Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов катнашты.

Артем Чукин хәбәр иткәнчә,  Татарстан юлларында 2017 елда  15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Язгы чикләүләр – мәҗбүри кабул ителгән чара һәм ул автомобиль юлларын җимерелүдән саклауга юнәлтелгән. Чикләү ел саен кертелә. Кар эрегәндә, йөк машиналары астында юл ныграк җимерелә башлый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакытлыча чикләү аерым төрдәге: азык-төлек, хайван, дару, орлык, ашлама, халыкара йөк ташу, автобусларда пассажирлар йөртү,16 тоннага кадәр йөк төягән транспорт чаралары, ягулык, бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару яисә бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен кирәкле транспортка кагылмый.

Автомобиль юлларын диагностикалау нәтиҗәсендә рөхсәт ителгән авырлык билгеләнә: бер күчәрле транспорт чараларына - 6 тонна, ике күчәрлегә -  5 тонна, өч күчәрлегә - 4 тонна.

Артем Чуркин ассызыклаганча, аерым очракларда чикләүләр  кертелгән вакытта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда зур йөк транспорты хәрәкәте мөмкин.

Андый рөхсәтне Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайты аша электрон рәвештә алырга була (https://uslugi.tatarstan.ru, раздел “Услуги в электронном виде для предпринимателей”, вкладка “Услуги ГБУ “Безопасность дорожного движения”).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International