Рөстәм Миңнеханов VII Татарстан Мөселманнары корылтаенда катнашучыларны сәламләде

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Татарстан Мөселманнары корылтаенда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте .

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Съездда бөтен республикадан 1200нән артык имам, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы 4 елда республикада күп үзгәрешләр булды. Әмма эшнең төп нәтиҗәсе – төбәктә киләчәктә уңай якка үсешенең нигезе – милләтара һәм диниара татулык һәм тынычлык саклап калынды. «Бу эшкә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте эшлеклеләре дә  зур өлеш кертте», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген республикада динне, туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Аның сүзләренчә, гыйбадәт объектларын торгызуга зур игътибар бирелә. Шундыйлардан Галиев мәчете комплексы торгызылды.  

Хәзерге заман шартларында имамнар әзерләү аерым әһәмияткә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу олы мәсьәләне хәл итү максатларында, бүген Спас районында Болгар ислам академииясе төзелеше актив алып барыла. «Бу –федераль масштабтагы проект. Академия ислам кыйммәтләренә ярдәм күрсәтүче дини-мәгариф һәм рухани-мәгърифәт үзәге булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Камил хәзрәт Сәмыйгуллинның һәм тулаем мөфтият эшчәнлеген югары бәяләде. «Ышанам, без киләчәктә дә республикабыз кешеләренең уңайлы тормышы, тынычлык һәм татулык хакына бергәләп эшләрбез», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International