Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын расладылар.
Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча ачык тавыш бирү яклы икәнлекләрен белдерделәр.
Алексей Песошин кандидатурасы өчен 87 депутат, каршы һәм тыелып калдылар - берәр кеше.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа башлыгы аңа ышану өчен рәхмәт белдерде һәм аны акларга вәгъдә бирде.
Алексей Песошинга ышаныч Россия өлеше буларак Татарстанның алга таба чәчәк атуы өчен гаять мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советында аның кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына тәкъдим иткәндә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан Алексей Песошинның ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасында булуын искәртте.
"Ул гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законлы хокукларын яклады, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка җитди мәсьәләләрне җитәкләде. Күп комиссияләрне алып барды. Премьер-министр булмаган вакытта ул әлеге вазифаны вакытлыча башкаручы иде", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәтендә Алексей Песошин үсен "нәтиҗәле һәм грамоталы җитәкче, төпле хуҗалык алып баручы һәм профессионал буларак күрсәтте”. "Бүген Хөкүмәт - нәтиҗәле административ команда. Дәүләт хакимиятенең бөтен тармаклары арасында тәртипле багланышлар көйләнгән, федераль хакимият белән мөнәсәбәтләр дә көйләнгән. Сәнәгать предприятиеләре, алдынгы финанс һәм бизнес-структуралар җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләр көчле. Стратегия - 2030 гамәлгә ашыруда җитди бурычлар бар", - диде ТР Президенты.