Санкт-Петербургта татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
2011 елның 19 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Санкт-Петербургта татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург вице-губернаторы Алла Манилова һәм башкалар катнашты.
Тантанада катнашучылар, татар диаспорасы вәкилләре, Петербургта яшәүчеләр алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов татар халкына, аның теле һәм иҗатына игътибар күрсәткәне өчен шәһәр хакимиятенә рәхмәт белдерде. Ул төньяк башкалада шагыйрь-интернационалист, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуны истәлекле вакыйга дип атады.
Без биредә шагыйрь Муса Җәлилгә күптән һәйкәл ачарга теләгән идек, диде Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург ягыннан бу бөтен татар халкына һәм аның герое – Муса Җәлилгә карата ихтирам билгесе.
Үз чиратында, Санкт-Петербург вице-губернаторы Алла Манилова искәртеп узганча, төньяк башкала үзенең толерантлыгы белән дан тота. Биредә Гоголь, Тарас Шевченко, Низами һәм башкаларга һәйкәл куелган инде. Аларның барысы да мәдәният һәм әдәбият үсешен үз милли колориты белән баета.
Шагыйрә Фәридә Әгыйләҗева Муса Җәлил һәйкәле янында татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең ике шигырен укыды.
Һәйкәл ачу тантанасында Муса Җәлилнең оныгы Лилиан да катнашты. Ул шагыйрьнең туган (15 февраль) һәм җәзалап үтерелгән көнендә (25 август) һәйкәл янына Муса Җәлил иҗатын яратучыларның киләчәгенә ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы ягыннан татар шагыйренә һәйкәл ачу тантанасында ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.