Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. 

Чараны бөтен регионнар белән видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе дмитрий Медведев уздырды. 

Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМ вазифаларын башкаручы Рафаил Гылманов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТРКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин катнаштылар. 

Утырышта бреничә мәсьәлә каралды. Шул исәптән, "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" өстенлекле проекты паспортына өстәмәләр кертү, РФ ЭЭМның юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген һәм миграция өлкәсендә дәүләт контролен камилләштерү өлкәсендәге проектларының нәтиҗләлре, "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру", "Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфатын тәэмин итү" өстенлекле проектларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. 

Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, юллар буенча проект расланган, ул гамәлгә ашырылачак регионнар билгеләнгән. "Быел бу проект кысаларында  5 мең километрга якын юл төзеләчәк, төзекләндереләчәк һәм ремонтланачак, меңнән артык авария урыннары юкка чыгарылачак, - диде РФ Хөкүмәте Рәисе. - Регионнарга бу максатларга 30 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Алар тулаем муниципаль дәрәҗәгә җитркерелүе мөһим, тизрәк конкурслар оештыру һәм эшнең башлануы мөһим". 

Россия Хөкүмәте Рәисе сүзләренчә, алданрак бллар буенча иҗтимагый тыңлаулар уздыру мөмкинлеге турында сөйләшенгән иде. "Проект кысаларында тыңлауларны оештыру кирәк, инде расланган чаралар буенча үзгәрешләр кертү кирәк булса да", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International