Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы хокук саклау органнары киңәшмәсендә катнашты

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Новгородта булды.

Алексей Песошин Идел буе федераль округы составына керүче төбәк вәкиле буларак, Россия Федерациясе хокук саклау органнары җитәкчеләренең  “Идел буе федераль округы күзәтчелек һәм  хокук саклау органнарының, транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү, ачыклау һәм бетерү буенча эшчәнлегенең законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге турында”гы темага багышланган  ведомствоара киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев уздырды.

Анда шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International