Рөстәм Миңнеханов һәм Иранның беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Тәһран шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Беренче вице-президентка очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, Рөстәм Миңнеханов Иранның төньяк-көнбатышында көчле су ташуда кешеләр һәлак булу (14-15 апрель) сәбәпле кайгыны уртаклашу сүзләре җиткерде.

Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән дәвамлы үзара файдалы хезмәттәшлек яклы, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Ул ике илнең җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшеккә биргән игътибарлары өчен рәхмәтле булуын әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Иран Президенты Хәсән Руханиның быел барган беренче чит иле Россия булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда ике илнең дустанә мөнәсәбәттә булуы һәм кискен халыкара мәсьәләләрне хәл итүдә партнер булулары искәртелде. Ә икътисадый мөнәсәбәтләр яңа этапка чыкты. 

Татарстан - Россиянең алдынгы сәнәгате үскән регион, дип хәбәр итте ТР Президенты. Республикада нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы тармаклары үскән. Сәнәгать товарларының 50 % артыгы экспортка чыгарыла. 

"Безнең мөнәсәбәтләрнең мөмкинлекләре бик зур. Без Иранга авыр йөк машиналары, автобуслар, вертолетлар, суднолар, газ йөртү җиһазлары, нефть химиясе продуктлары һәм фармацевтика әйберләрен китерергә әзер. Фән, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек тә бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан яклар алга таба үзара файдалы хеәзмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International