Татарстан Президенты Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашты

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан делегациясенең Мәшһәдтә булу программасын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен җиткерде.   

Хөрәсән-Резави – Иранның алга киткән провинцияләреннән берсе, дип белдерде ТР Президенты. «Без төбәкара дәрәҗәдә ныклы дустанә багланышларны үстерергә телибез. Сезнең провинция күп юнәлешләрдә алда бара. Монда күп тармаклы авыл хуҗалыгы, сәнәгать, бай мәдәни-тарихи  мирас», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. 

Татарстан белән Иранның хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай, диде Рөстәм Миңнеханов. Быел Казанда Иранның Генераль консуллыгы ачылуга 10 ел тула. Татарстан һәм Ислам Республикасы хөкүмәтләре арасында Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум эшләп килә.

«Үзара мөнәсәбәтләребезне киләчәктә дә үстерү өчен потенциалыбыз гаять зур, аерым алганда, сәүдә-икътисад өлкәсендә. Бер ел эчендә Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше 1,6 мәртәбәгә артты. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.  

Али Реза Рашидиян үз чиратында белдергәнчә, ул Татарстан Республикасы турында шактый күп белә. Үткән елның декабрендә ул Губернаторның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары җитәкчелегендәге Хөрәсән-Резави провинциясе делегациясе составында Казанда булган. Иран төбәге вәкилләре Татарстанның машина төзелеше, нефть химиясе, инновацияләр өлкәсендәге казанышлары белән танышканнар.   

Губернатор мәдәният, мәгариф, технологияләр өлкәләрендә, туризмда, хәләл базар тармагында, күргәзмә эшчәнлектә, инвестицион хезмәттәшлектә үзара багланышларны ныгытырга тәкъдим итте. 

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова,   «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин һәм башкалар катнашты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International