Рөстәм Миңнеханов: Татарстан мәгариф учреждениеләре белән Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университеты арасында элемтәләрне киңәйтергә шат булабыз

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәре кысаларында Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында булды.

Татартан Президентын Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян, Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татартан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов һәм башкалар озата йөрде. 

Фирдәүси университеты җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов вузның бай тарихын, илнең алдынгы биш университеты арасында булуын ассызыклады. Ул Татарстанның Россиядә алдынгы фәнни-тикшеренү үзәге булуын хәбәр итте. Барлыгы Татарстанда 28 югары уку йорты бар, анда 150 меңнән артык студент белем ала. Шуларның 9 мең тирәсе - чит ил студентлары. 

Белем алучылар белән алышу һәм вузара элемтәләр - алдынгы юнәлешләрнең берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Әлеге юнәлештә Иран белән дә эш алып барыла. Аерым алганда, КФУ һәм Фирдәүси имемендәге университет арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International