Татарстанда 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы торак йорттан 667 сендә капиталь ремонт эшләре башланды

2017 елның 22 апреле, шимбә

2017 елда Татарстан Республикасында Торак инспециясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектәге капиталь ремонт объекты булган күп фатирлы торак йортларда 1 мең 418 тикшерү түкәргән. 

Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 159 мең кв. м. торакны сатып алу буенча 4 мең 349 килешү имзаланган, бу 89 процент тәшкил итә. 

Авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү өчен төзелүче объектларда вәзгыять түбәндәгечә: 6 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, 27 объектта эчке төзекләндерү эшләре алып барыла, 15 объектта түбә кору эшләре бара, 16 объектта диварларны төзү эше бара. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 42 муниципаль берәмлектәге 996 күп фатирлы торак йорттан 667 сендә капиталь ремонт эшләре башланды.

Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча 2017 елда 153 объектта эшләр алып бару планлаштырыла, шул исәптән 36 мәктәптә, 7 коррекцион мәктәптә, 110 мәктәпкәчә белем учрежениесендә. 20 апрель көненә эшләр 145 объектта бара. 

2017 елда 4 балалар савыктыру лагерендә капиталь ремонт, 4 балалар савыктыру лагерен төзү һәм 3 объектта төзекләндерү эшләрен алып бару каралган. 20 апрельгә капиталь ремонт 4 объектта бара. 

2017 елда мәдәният объектларын капиталь ремонтлауга 338,2 млн. сум каралган. 20 апрельгә эшләр 44 объектта бара. 

ТР муниципаль берәмлекләр советлары биналарында капиталь ремонт эше  бөтен 42 объектта бара. 

Социаль хезмәт күрсәтү объектларында капиталь ремонт эшләре планлаштырылган 28 объекттан 25 ендә башланды. 

Шулай ук республикадагы 17 муниципаль архивта капремонт эшләре бара, 2017 елда программаны финанслау 50 млн. сум тәшкил итә. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук Казанда үзәк җылыту пунктларыннан шәхси җылыту пунктларына күчерү программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте.1280 объектта ШҖП урнаштыру планлаштырыла. Эшләр график буенча бара. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасына 2017 елда 2 млрд. 64 млн. сум каралган. Эшләр 45 муниципаль райондагы 57 объектта алып барылачак. 22 апрель көненә 56 объект буенча эскиз проектлары расланган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International