Минтимер Шәймиев Рамазан Абдулатипов белән очрашты

2017 елның 22 апреле, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш”  фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белән очрашты.

Рамазан Абдулатипов Казанга, бүген “Корстон”да ачылачак, Татарстан халыкларының III съездында катнашу өчен килде.

Минтимер Шәймиев мәртәбәле кунакка “Яңарыш” фонды ярдәмендә тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итте. Ул Фондның җиде еллык эшчәнлеге, Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру проектлары турында сөйләде.

Рамазан Абдулатипов тарихи-мәдәни ядкәрләрне саклау проблемасы Дагыстанда да актуаль һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә, дип билгеләде. Минтимер Шәймиев Татарстан белгечләре бу өлкәдә үзләренең тәҗрибәләре белән Дагстан коллегалары белән уртаклашырга әзер, дип белдерде.

Очрашу барышында бүгенге съезд турында фикер алыштылар. Рамазан Абдулатипов 2007 елда узган Татарстан халыкларының II съездында катнашуын искә алды һәм шулай ук Дагыстан Республикасының хәзерге социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International