Ирек Фәйзуллин: 2017 елның 1 кварталында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнардан 5 мең 577 мөрәҗәгать алынды

2017 елның 22 апреле, шимбә

2017 елның 1 кварталында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча гражданнардан 5 мең 577 мөрәҗәгать алынды, бу 2016 елның беренче кварталына караганда 474 мөрәҗәгатькә азрак. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, гражаннар мөрәҗәгатьләренең 53 % күп фатирлы торак йортларның гомуми милеге мәсьәләләренә карый, 22 % - торак-коммуналь хезмәт өчен түләүләргә карый, 12 % - сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтү. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күпчелек социаль сорау алуларга караганда, гражданнарның күпчелек мөрәҗәгатьләре сыйфатсыз торак-коммуналь хезмәт күрсәтүгә карый. Сез системалы эш алып барырга тиеш, диде ул, әлегә сез андый эш алып бармыйсыз. 

Без ТКХ тармагына гаять күп инвестицияләр җибәрәбез, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшен алып барабыз, әмма шул кадәр күп шикаятьләр алабыз, гражданнар канәгатьсез, диде Рөстәм Миңнеханов, күбесенчә моның сәбәбе коммуналь ведомстволар вәкилләренең кешеләр белән сөйләшә белмәвендә, аңлата белмиләр, торак-коммуналь хезмәт түләүләре өчен хисапларда хаталаналар. "Бу дөрес түгел - 5 меңнән артык гражданнар мөрәҗәгате, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Районнар башлыклары бер айга булса да бу темага күмелсәләр, нәтиҗә башка булыр иде. Урыннарда эшләргә кирәк, гражданнарга ярдәм итәргә, тикшерергә. Бу хакимият органнары эше сыйфатының дәрәҗәсен билгели, бөтен система эшен бәяли. Без кешеләр белән эшләмибез. Әйдәгез гражданнар мөрәҗәгатьләрен җентекләп анализлыйк". 

Киңәмшәдә ТР Кеше хөкуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе ТКХ хезмәте өчен хисаплар дөрес булмауга каравын раслады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International