Марат Әхмәтов: 2017 елның 1 кварталында барлык категорияләрдәге хуҗалыклар буенча җыелма продукция күләме 40,6 млрд. сум тәшкил итте, бу – 101,6% артым

2017 елның 22 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне ашлау һәм тырмалау эшләре 215 мең гектарда гамәлгә ашырылды, ягъни барлык мәйданның 20%ы. Көннәрнең болай начар торуы язгы кыр эшләрен масштаблы итеп алып барырга мөмкинлек бирми. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, кышның карлы булуы һәм апрель аенда уртача температура тору туфракта дымны күп итеп саклады, аны уңышны арттыруга юнәлтәсе генә калды.   

Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны 2017 елның 1 кварталы йомгаклары буенча икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды. 2017 елның 1 кварталында барлык категорияләрдәге хуҗалыклар буенча җыелма продукция күләме 40,6 млрд. сум тәшкил итте, бу үткән елның шушы чорына карата 101,6%. Ярдәмче шәхси хуҗалыклар буенча бу җәһәттән кимү күзәтелә: халыкта сыерлар саны – 95%, сөт – 97,1%, кош һәм терлек ите –  98,6%.

Ул шулай ук терлекчелек җыелма продукциясе хакы 8 дән 17% ка кадәр артуга бәйле рәвештә Актаныш, Әтнә, Зәй, Кукмара, Зеленодольс, Нурлат, Мамадыш мунициципаль районнарында җитештерүдә яхшы динамиккны билгеләп үтте.  

2017 елның 1 кварталы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә һәм крестьян-фермер хуҗҗалыкларында акчалата килер 19,9 млрд. сум тәшкил итте, 10%ка артым, шул исәптән терлекчелектән – 16,4 млрд. сум, ә бу – барлык килернең 82%ы.

Яшелчәләр буенча яхшы динамика күзәтелә – беренче кварталда яшелчәләр 1,5 млрд. сумлык реализацияләнгән, бу – 15% артым.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры аерым районнар буенча хезмәт өчен түләү дәрәҗәсе күрсәткечләрен дә санап чыкты. 

«Мөслим һәм Мамадышта хезмәт җитештерүчәнлеге 1,6-1,7 мәртәбә арткан, хезмәт хакы былтыргы дәрәҗәдә – 13,5 мең мең сум һәм 17,9 мең сум. Кайбычта –  хезмәт җитештерүчәнлеге 26%ка арткан, ә хезмәт хакы үзгәрешләрсез», - диде министр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International