Бүген РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан халыклары съездында катнашучыларга сәламләү җибәрде.
Аның текстын съездның ачылышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Васильев укыды.
“Татарстан халыкларының III съездында катнашучыларны сәламлим! – диелә текстта. -Татарстан Россиянең иң күп милләтле төбәкләренең берсе санала. Монда 170 тән артык милләт вәкиле яши. Бүгенге көндә республикада милләтара һәм конфессияара килешүнең уникаль тәҗрибәсе тупланган. Татарстан халыклары съезды бу күпьеллык тәҗрибәне ныгыта. Мондый очрашулар мәдәниятне үзара баетуга, үзара хөрмәт һәм ышаныч мөнәсәбәтләренә зур өлеш кертә. Ышанам, сезнең эшегез төбәктә тынычлык һәм килешүне ныгытыр, республиканың милли сәясәтенә яңа сыйфат бирер. Съездның катнашучыларына уңышлы эшләр, ә Татарстанның күп милләтле халкына тынычлык һәм муллык телим. Хөрмәт белән Вячеслав Володин”.