Татарстан халыкларының III корылтае Казандагы М.Җәлил исемендщге опера һәм балет театрында концерт белән тәмамланды. Тантаналы чарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карады.
Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән милли-мәдәни берлекләр вәкилләренә иҗади номерлар күрсәттеләр. Күңелле тамаша программасында ТР Җыр һәм бию ансамбле, ТР Камера хоры, милли ансамбльләр һәм җырчылар чыгышы бар иде. Марий Эл, Удмартия һәм Башкортостан вәкилләре дә чыгыш ясады. Төрле милләт мәдәнияте һәм традицияләре чагылыш тапты.
"Татарстан өчен бу тарихи мизгел, Татарстанда яшәүче һәр халыкның иң яхшы вәкилләре җыелды, алар бүгенге тормышны, киләчәк тормышны һәм дустанә мөнәсәбәтләрне яхшыртуга, безнең кардәш халыклар гаиләсен ныгытуга юллар эзләү өчен җыелдылар, - дип билгеләде чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин. - Республикага, җитәкчелеккә һәм хакимият органнарына карата җылы сүзләр өчен кунакларга рәхмәтемне җиткерәм".
"Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга сәламләү сүзендә безнең эшебезне, соңгы елларда тынычлык һәм татулыкка ирешә алуыбызны югары бәяләгәне өчен ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Корылтай беренче чиратта республикабыз Президентының тирән һәм нигезле пленар чыгышы белән тәмамланды", - диде ул.