Дмитрий Рогозин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан авиация заводы цехларын карады

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин Татарстан Татарстанга эш визиты кысаларында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы цехларын карады.

Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдәм министрв Альберт Кәримов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты  Юрий Слюсарь, «Туполев» ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы - "Туполев" ГАҖ филиалы генераль директорының беренчке урынбасары Николай Савицких һәм башкалар озата йөрде. 

Предприятие җитәкчелеге Дмитрий Рогозинга Ту-214 һәм Ту-22М3 гражданнар һәм хәрби максатлы һава судноларын җитештерү программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр. 

Шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарына булган производство көчләрен яңарту барышы, электрон-нурлы эретеп ябыштыру җайланмасы ЭЛУ 24/16 урнаштыру турында сөйләделәр. Әлеге җайланма бүгенге көнгә дөньяда иң көчле дип санала. Яңа җиһазларны урнаштыру белән бер рәттән цехның түбәсен, диварларын төзекләндерү эше барды. 

Моннат тыш, РФ вице-премьерына КАЗ аэродром комплексы объектларын төзү һәм төзекләндерү макстачан программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр. 

Аннан Дмитрий Рогозин Татарстан предприятиеләренең дәүләт оборона заказын башкару мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International