Дмитрий Рогозин: Яшел Үзән суднолар төзү заводы бөтен Россия өчен яңа компетенцияләр булдыруга булыша

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының җитештерү мәйданчыгында “Град” 21631проектының унынчы кече ракета корабленә нигез салу тантанасы узды.

Бу чарада РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры -ТР сәнәгать һәм сәүдә  министры Альберт Кәримов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Дмитрий Рогозин, 3 ел элек Крым Россия составына кабат күчкәндә, аның сәнәгатен күтәрү бурычы туды, дип билгеләде. Шул вакытта Яшел Үзән заводы “Залив” суднолар төзү заводына төрле яклап ярдәм күрсәтте.

Алексей Песошин завод эшчеләрен тантаналы вакыйга белән котлады һәм Яшел Үзән заводының югары үсеш дәрәҗәсен билгеләде.

“Инде 120 елдан артык предприятие илебез чикләрен саклаучы хәрби корабльләр эшләп чыгара. Бүген без унынчы кече ракета корабленә нигез салабыз”,- диде ул.

Шулай ук ТР Премьер-министры Россия Хөкүмәтенә, РФ Оборона министрлыгы һәм Хәрби диңгез флоты җитәкчелегенә Татарстан предприятиесенә ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.

Дмитрий Рогозин ММЧ вәкилләре белән аралашканда завод эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Тантанадан соң Дмитрий Рогозин һәм Алексей Песошин завод хезмәткәрләре өчен төзелгән күп фатирлы йортта булдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International