Алексей Песошин башкарма дисциплина һәм министрлыклар тарафыннан тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше турында киңәшмә уздырды

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Башкарма дисциплиналарның торышы һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары  тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше һәм алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсен уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортының утырышлар залында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Төп докладны - башкарма дисциплина һәм министрлыклар тарафыннан тормыш сыйфатын бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше турында - Шамил Гафаров ясады.

“Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр стратегиясе расланды, тармак үсеше стратегияләре формалашу буенча министрлыклар һәм ведомстволарның эше төгәлләнгән, - диде Шамил Гафаров. -Моннан тыш, булган дәүләт программаларына анализ уздырылды. Республикада 32 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла”.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, хәзерге вакытта ТР Президенты кушуы буенча булган дәүләт программаларының нәтиҗәлелеген күтәрү  мәсьәләләре эшләнә.

Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программаларының мониторингы уздырылды, диде Шамил Гафаров. Мониторинг нәтиҗәләре дәүләт һәм муниципаль идарә системасының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшче төркем утырышында каралды.

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе билгеләгәнчә, бүген Стратегия 2030 һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны синхронлаштыру кирәк. Аерым игътибарны дәүләт программалары индикаторларына бирергә кирәк - алар анык нәтиҗәләр казанышына юнәлтелгән булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International