Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай ис. Татарстан Дәүләт бүләге ияләрен котлады

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет дәүләт академия театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт бүләге ияләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры РТ Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты. 

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Г.Тукай ис. Татарстан Дәүләт бүләген тапшыру гадәттәгечә Туган тел көнендә уза. Ул бу залда җыелган барлык кунакларга да рәхмәтен җиткерде һәм мондый очрашулар үз актуальлеген беркайчан да югалтмас дигән өметен белдерде.    

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу буенча системалы эш гамәлгә ашырыла. Бу темага күп чаралар һәм төрле конкурслар багышлана, аларда Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кешеләр катнаша. «Бу гамәлиятне киләчәктә дә актив дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Аннары бүләкләү тантанасы башланды. Быел дәүләт бүләгенә берьюлы өч язучы лаек булган.     

Харис Салихов «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм рухи мотивлар һәм бүгенге әхлакый тәрбияләү  проблемалары» һәм «Дин һәм фән (бөтендөнья диннәре нигезләре һәм дөньяви мәдәниятләр)» китаплары өчен олы бүләк алды. 

Мәдинә Маликовага Г. Тукай бүләге «Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр» китабы өчен тапшырылды. 

Шулай ук дәүләт бүләгенә Розалина Шаһиева да лаек булды, аның «Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телләрендә мәкаләләр җыентыгы» китабы Татарстанның милли мәдәни мирасын өйрәнүгә багышлана.

Бүләкләрне мактаулы лауреатлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Аннары тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International