Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университетында: Инженерлар белеме – хәзерге заман сәнәгатен үстерүнең мөһим элементы

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университетында (СПбПУ) укучы Татарстан Республикасы студентлары белән танышты. 

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләренең белгеч-инженерларга ихтыяҗы бар, икътисадның барлык тармакларында да.

Үз чиратында студентлар югары уку йортын тәмамлаганнан соң нефть-, газ химиясе, энергетика предприятиеләренә эшкә урнашу мәсьәләсе белән кызыксындылар.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә студентлар сорауларына СПбПУ ректоры Андрей Рудской да җавап бирде.

Очрашу азагында барысы да фотога төштеләр. 

Аннары СПбПУ ректоры Рөстәм Миңнехановка югары уку йорты, аның кафедралары турында һәм университетта гамәлгә ашырыла торган фәнни эшләнмәләр турында сөйләде. 

СПбПУ ректоры кабинетында Андрей  Рудской һәм Рөстәм Миңнеханов күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында, студентларны укыту, тәҗрибә алмашу турында әңгәмә кордылар. 

Әңгәмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты. 

СПбПУның фәнни-тикшеренү корпусында булганнан соң Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе СПбПУ фәнни эшчәнлегенең юнәлешләрен тәкъдир итүдә катнашты.

Тәкъдир итүгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов политехника университетының фәнни тәшкилиятен югары бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов тагын бер кабат ассызыклаганча, политехника университеты вәкилләре катнашында Татарстан Республикасында фәнни семинар оештырырга һәм уздырырга кирәк.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстаннан килгән студентларның Санкт-Петербург политехника университетында заманча таләпләр нигезендә белем алулары бик мөһим. «Инженер белеме – хәзерге заман сәнәгатен үстерү өчен мөһим элемент, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без күргән бар нәрсә бик файдалы һәм үтемле. Сезнең инжиниринг үзәге, проектларыгыз – болар бар да югары уку йортының олы киләчәге булуны һәм җитди перспективаларыгызны раслый».

Азакта СПбПУ һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм компанияләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды, шулардан: СПбПУ белән Казан федераль университеты (КФУ) арасында, СПбПУ һәм Туполев ис. КНИТУ-КАИ арасында.

Моннан тыш, СПбПУ белән «Симонов ис. НПО ОКБ» АҖ арасында; СПбПУ, «Политех-Инжиниринг» ҖЧҖ белән Цифрлы технологияләр үзәге арасында; СПбПУ, «Исәпләү технологияләре» ҖЧҖ белән «Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры» ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International