Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында «РЭП Холдинг»да булды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РЭП Холдинг»та (Санкт-Петербург) булды.

«РЭП Холдинг» – Россиянең әйдәүче энергомашиналар төзүче, яңа буын энергетика җайланмалары җитештерүче һәм китереп торучы холдингы.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация әгъзаларын холдингның җитештерү мәйданчыгы – нефть-газ химиясе һәм энергетика тармагы өчен заманча җайланмалар җитештерүче «Невский завод» белән таныштырдылар. Цехлар буенча экскурсияне «РЭП Холдинг» президенты Таһир Нигъмәтуллин алып барды. Ул заводның тарихы турында, җитештерүне модернизацияләү һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләде.

Кунаклар технологик линияләрнең торышын, җитештерү масштабларын югары бәяләделәр.

Заводта булганда Рөстәм Миңнеханов «РЭП Холдинг» җитәкчелеге белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм холдинг белән Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында кооперация юллары турында фикер алышты. Билгеләп үтелгәнчә, бүген «КМПО», «Татнефть» предприятиеләре һәм башкалар белән хезмәттәшлек урнаштырылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International