Р.Миңнеханов: “Универсиада инфраструктурасы – шәхси-дәүләт партнерлыгы проектлары өчен нигез”

2011 елның 31 мае, сишәмбе

Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү, Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстан Республикасына үзен дөньяви бергәлеккә танытырга, Россияне ачык һәм спорт державасы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Универсиада. Бизнес һәм үсеш өчен мөмкинлекләр.” конференциясендә белдерде. Конференцияне “Ведомости” газетасы оештырган.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы белән “Сочи-2014” Оештыру комитеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерлек барышы, спорт объектлары тәзелеше, шәһәрнең транспорт инфраструктурасын үстерү һәм башка инвестиция проектлары турында белдерде.
Казан Сочида 2014 елгы кышкы Олимпиаданың күп кенә программаларын һәм оештыру нечкәлекләрен сынау өчен яхшы мәйданчык булачак. Аерым алганда, волонтерларны әзерләү һәм укыту, транспорт логистикасын оештыру, квалификацияле персонал әзерләү турында сүз бара.
Бүген Казанда Универсиада объетларыа ктив файдаланыла, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай итеп, спорт объектларын республика вузлары куллана, Универсиада авылында Россия төбәкләре һәм төрле илләрдән 3 меңгә якын студент яши. Спорт объектлары базасында спортның теләсә нинди төрләре буенча халыкара дәрәҗәдә ярышлар үткәрелә. Шулай итеп, 2013 елгы Универсиада мирасы студентларга, казанлыларга, гомумән илгә файда китереп, уңай нәтиҗә бирә.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларның сорауларына җавап биргәндә: “2013 елгы Универсиада объектлары торгызудан, Казанда транспорт чишелешләреннән, яңа юллардан һ.б. алынган икътисади нәтиҗәне бәяләү мөмкин түгел, дип билгеләп үтте. Спор белән шөгыльләнүчеләр саны, спорт мәктәпләрендә укучылар саны яки безнең командаларның югары уңышларга ирешүен ничек бәяләргә? Шәһәр яхшы инфраструктуралы булды, бизнес вәкилләрен һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен кызыклы булды. Без Россия һәм чит ил туристлары агымын көтәбез”. Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, иң зур уңыш сәламәт яшәү рәвешен, яшьләр спортын пропагандалау, яшәү сыйфаты үсү.
“Теләсә нинди проект җитди инфраструктура таләп итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Финанс кертемнәргә тагын инвестицияләр дә өстәлә. Шулай итеп, бездә башкарылган эшләр шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында проектлар нигезе булып тора”.
ТР Президенты фикеренә караганда, бүген физик мөмкинлеләре чикләнгән кешеләрне спортка җәлеп итү өчен күп эшләр башкарылган. “Төрле яшьтәге, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә спорт белән кызыксынсын өчен шартлар булдырырга кирәк, - диде ул. – 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында без бу проблемага җитди карыйбыз, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле спорт чаралары үткәрелә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International