Суд карарларын һәм башка органнарның актларын мәҗбүриләп башкаруның нәтиҗәлелеге буенча форум булачак

2011 елның 31 мае, сишәмбе

8-11 июньдә Казанда, Татарстанда беренче тапкыр буларак, “Суд карарларын һәм башка органнарның актларын мәҗбүриләп башкаруның нәтиҗәлелеге” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Үтәлешкә куелган эшне башкару турындагы законнарны үстерү һ.б. мәсьәләләр күтәреләчәк әлеге форумда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән, Молдова, Беларусь, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казакъстан кебек якын чит илләрдән һәм Германия, Бельгия, Люксембург, Португалия, Чехия, Нидерланд, АКШ, Израиль кебек ерак чит илләрдән вәкилләр катнашачак. Суд приставлары федераль хезмәте белән Казан федераль университеты оештырган форум әлеге уку йорты базасында үткәреләчәк.

Бүген Министрлар Кабинетында шул уңайдан журналистлар белән очрашкан Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов шулай дип игълан итте. Конференция турында аңлатма биреп, андый Халыкара конференциянең беренчесе “Суд карарларын һәм башка органнарның актларын мәҗбүриләп башкару. Башкару гамәлләрен тормышка ашырганда вазифаи затларның вәкаләтләре” темасына Санкт-Петербургта былтыр июльдә булган һәм анда мәҗбүриләп башкару хезмәтенең 17 җитәкчесе катнашкан иде, диде ул. Шушы өлкәдә дәүләтләр туплаган тәҗрибә конференциядә катнашкан илләрнең законнарын баетуда, үтәлешкә куелган эшләрне тормышка ашыру сыйфатын арттыруда ярдәм итәргә сәләтле дип санала. “Башка илләрдәге эш тәҗрибәсе безнең өчен кызыклы, әйтик, Казакъстанның. Анда башкаруга куелган эшне служба гына түгел, шәхси куллар белән үтәү кулланыла, элеккеге СССР вәкиле булганын һәм алар белән безнең менталитетның әлегә әллә ни ераклашмаганын аңлаган хәлдә, бу безне җәлеп итә, якыннан танышасы килә. Шулай ук ерак чит илләрнең бу яктан эш алымнарын өйрәнәсе иде”, - дип сөйли Хәмит Шәрипов. Шулай да, социаль әһәмияттәге эшләр, барыбер, дәүләт карамагында булырга тиеш дип саныйм – бу минем шәхси фикерем, дип белдерә ул.

Идарә башлыгы сүзләренчә, Суд приставлары федераль хезмәте һәм РФ Юстиция министрлыгы арасында арест салынган милекне сату буенча дәүләт органнары белән вәкаләтләрне аерып билгеләү, бурычлының кыйммәтле саналмаган милкен сату хокукларын шушы хезмәткә бирү мәсьәләсендә җитди эш алып барыла. “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына аңлатма биреп, Хәмит Шәрипов, биредә 30 мең сумга кадәр булган милекне сатып бурычлының бурычын каплау, бу гамәлләр өчен электрон сәүдә оештыру турында сүз бара, гомумән, аның ише вак-төяк әйбер сату вәкаләте службаны кызыктырмый, ләкин бу минем генә фикер, моңарчы безнең бурыч – милеккә арест салу һәм Россия федераль милек фонды, Федераль милек белән идарә итү буенча федераль агентлыкка тапшыру иде, диде.

Казан федераль университеты кафедра мөдирләре Михаил Челышев белән Дамир Вәлиев ачыклык керткәнчә, илдә ел да 40 млн тирәсе башкарма документ гамәлгә куела, рәсми мәгълүматлар буенча, шуларның 70 проценты башкаруга ирешелә, нигездә, штрафлар хисабына, гражданлык таләпләре ягыннан карасак, 10-15 проценты гына башкаруга ирешелә, бу хәл шулай ук барлык илләргә дә хас. Университетның юридик факультеты деканы Илдар Тарханов исә, “Суд карарларын һәм башка органнарның актларын мәҗбүриләп башкаруның нәтиҗәлелеге” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференциянең Казан федераль университетында үткәрелүе һич тә очраклы түгел, чөнки әлеге уку йорты галимнәре юридик фәннең шушы юнәлеше белән башлап шөгыльләнүче булып тора, фәнне гамәл белән бәйләп өйрәнү исә һәрьяклап отышлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International